

Шушы көннәрдә Дүртөйле районының хөрмәтле яшьтәге кешеләре истәлекле сәфәргә чыкты. Алар республика башкаласына сәяхәт кылып яңа тәэссоратларга баеды. Тәүдә Республика милли музеенда Башкортстан җирлегендә яшәүче халыкларның бай тарихы һәм мәдәнияте белн таныштылар, музейның табигать почмагында булдылар. Музейның энҗесе - Башкортстан рәссам-таш кисүчеләрнең югары сәнгать әйберләре белән баетылган - төбәктәге бердәнбер яшма бүлмәсен күрделәр.
Музейдан соң хуш исле лимон аңкып торган Лимонарийның җәй атмосферасына чумдылар: җылы якларда гына үсүче мәһабәт эвкалипт, банан агачы, пальма, финик агачларына сокландылар.
Өлкән сәяхәтчеләр сәфәр соңында Совет мәйданында юнәлделәр. Анда күптән тугел ачылган данлыклы башкорт герое, 112нче атлы дивизия командиры, генерал-майор Миңнегали Гобәйдуллинга багышланган архитектура-һәйкәл ансамбленә сокландылар. Аңлашылуынча, бу көн сәяхәтчеләребез өчен гаять истәлекле булды.
Чыганак: Дүртөйле районы хакимияте