+21 °С
Болытлы


Мәктәп яңа технологияләргә "Белем" милли проектының "Санлы белем мохите" төбәк программасы булышлыгында баетылган.
Ишембай шәһәренең "Южный" бистәсендә урнашкан әлеге мәктәптә укучылар саны елдан-ел арта. Яңа ноутбуклар информатика кабинетында урын алган. Яңа компьютер корылмалары булышлыгында балалар "Киләчәккә билет", "Тормыш хәвефсезлеге", "ПРО ирекмәне" проектларында, төрле онлайн вебинарларда, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда зур кызыксыну белән катнашалар.