+21 °С
Болытлы


Бәләбәй районында 2022 елның 10 аенда үзмәшгульләр саны 44,7 процентка арткан.
Бу – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проктында катнашу нәтиҗәсе.
1 ноябрьгә районда үз эше белән шөгыльләнүчеләр саны 2783гә җиткән. Үзмәшгульләрнең артуына республикада һөнәри керемгә махсус салым системасын кертү дә ярдәм итә.
“Шулай ук дәүләт тарафыннан каралган ташламалар һәм ярдәм чаралары да үз нәтиҗәсен бирә”, – ди район хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Горденко.