Милли проектлар
10 ноябрь 2022, 05:42

Эшкуарлар сынау тотты

Иң яхшылар билгеләнде.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Стәрлетамакта “Ел эшкуары – 2022” республика бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчеләрен билгеләделәр. 20 җиңүчегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге бәйгене шәһәрнең Эшкуарлар ассоциациясе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештыра.

Быел бизнесның 18 тармагыннан вәкилләр катнашкан. Алар – төзелеш, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәүдә, туризм һәм башка юнәлешләр. Конкурс комиссиясе бәйгечеләрне җитештерү күләме, табыш, хезмәт хаклары, продукциягә ихтыяҗ кебек күрсәткечләрдән чыгып бәяләгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас