+21 °С
Болытлы


Тиздән Уфа урамнарындагы светофорлар “акыллыга” әйләнәчәк. Алар, урамнардагы хәлне күзәтеп, машиналар күплегенә карап, я кызыл, я яшел төстә яна башлаячак.
Башкортстанда мондый интеллектуаль транспорт системасы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында булдырылган.
Аны тормышка ашыру өчен Юл хәрәкәте белән идарә үзәге булдырыла. Ул 2022 ел ахырына төзелеп бетәчәк. Үзәк белгечләре юллардагы хәлләрне видеостенада реаль режимда күреп торачак.