

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Октябрьскийда Нефть һәм газ институты преподавательләре мәктәп укучылары өчен мастер-класслар оештыра. Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның балалар технопаркы тәрбияләнүчеләре кызыклы һәм мавыктыргыч дәрестә булдылар. “Механика һәм машиналар тзү технологиясе” кафедрасы доценты Эдуард Мөхәммәдиев укучылар өчен фән һәм уйлап табулар иленә кызыклы сәяхәт оештырды.
Кафедра доценты балаларны насослар төрләре, аларның эш принцибы, кулланылыш өлкәләре белән таныштырды.
Ноябрь дәвамында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар “Насосларның көнкүреш һәм җитештерүдәге кулланылышы” мастер-классларында төрле насослар белән танышачак.
Чыганак: oktadm.ru