Милли проектлар
8 ноябрь 2022, 05:35

93 проценты - федераль чыганаклардан

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” проектын гамәлгә ашыруга ярашлы республиканың барлык шәһәрләрендә һәм 49 авылында 126 җәмәгать территорияләре төзекләндерелә. Бу хакта  хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә  БРның торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы  Ирина Голованова белдерде.

 “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” проекты буенча төзекләндерү  чараларына 2022 елда 1,3 миллиард сум акча бүленгән. Шуларның 93 проценты  – федераль бюджет чыганаклары.

Голованова аңлатуынча, федераль проект күрсәткечләре 122 территорияне төзекләндерүне күз уңында тота. Чынында республикада 126 объект төзекләндерелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас