Милли проектлар
8 ноябрь 2022, 05:55

10 мең кешене эчәр су белән тәэмин иткәннәр

Уфа районының 6 авылын эчәр су белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр БРның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

2019 елдан алып, “Экология” милли проектының “Чиста су” федераль проектына ярашлы Комлыкүл, Таулы, Кызыл Яр, Якшиван, Карюгино һәм Уфа районының Тәҗрибәле хуҗалыгы авылларында су чыгару челтәрләре төзелеше барды.

Быел октябрьдә объект кулланылышка тапшырылды. Скважинаның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1700 куб.м.га якын тәшкил итә. 7 су чыгару скважиналары, насос станциясе, суны әзерләү һәм чистарту станциясе,  сыйдырышлыгы 500 куб.м. тәшкил иткән ике резервуар  төзелеше буенча эшләр башкарылган. Кызыл Яр авыл советының 10 мең халкы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән”, – дип ассызыкладылар БРның Торак-коммуналь хуҗалыгында.

Җиде су чыгару скважиналары курай чәчәге формасында төзелгән. Әзерлек үткән су тәүдә гомум сыйдырышлыгы  1000 куб.м. булган ике резервуарга эләгәчәк, соңыннан  – торак пунктларга. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас