Милли проектлар
7 ноябрь 2022, 06:12

Кооперативларга ярдәм булачак!

Биреләчәк субсидияләрнең гомум күләме 39 миллион сумнан артып китә.

Кооперативларга ярдәм булачак!Кооперативларга ярдәм булачак!
Кооперативларга ярдәм булачак!

   Елы  елга туры килми. Кайсы елны җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява, ә кайсы елда я корылык, я туктаусыз яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына зур сынаулар куя. Алар кичергән югалтулар быел да шактый булды.

   Менә шуны исәпкә алып, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы  кулланучылар кооперативлары югалтуларының бер өлешен каплатуга ярдәм күрсәтә. Күптән түгел шул уңайдан ярдәм сорап язылган гаризаларны кабул итнең чираттагы өлеше тәмамланды.

   Әлеге этапта биреләчәк субсидияләрнең гомум күләме 39 миллион сумнан артып китә.

   Русия президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында алып барылган программага ярашлы, бу юлы 31 авыл хуҗалыгы кооперативы ярдәм алачак.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас