

Безнең Башкортстанда иң тырыш һәм булдыклы балалар укый! Шулай булмаса, программалаштыру буенча “Киләчәк коды” дип аталган проектта катнашырга теләүчеләр шул кадәр күп булыр идеме ни?
Идел буе федераль округында яшәүче укучылар арасында бу проектта катнашырга теләп гариза бирүчеләр саны буенча безнекеләр – икенче урында.
Бер ай эчендә 4,4 мең гариза бирелгән, шуларның 2,2 меңе офлайн-укуга юнәлтелгән.
Бушлай “Киләчәк коды” мәгариф проекты Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Санлы икътисад” милли проекты кысаларында оештырылган. Аңа ярашлы, 8-11 сыйныф укучыларын ике ел буена заманча программалаштыру телләренә өйрәтү каралган.
Фото: Башинформ.