+21 °С
Болытлы


“Социаль активлык” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Ишембай районында яшьләр эшләре буенча белгечләр көзге каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә булышкан. Алар “Забота” үзәге базасында “Монда талант, уңыш, иҗат” көзге интенсивын үткәргән.
Балалар күңелле ял итеп кенә калмаган, уңай энергия туплаган, яңа тәэссоратларга баеган.
Интенсив барышында балалар белән педагог-психологлар эшләгән. Төрле күнегүләр ярдәмендә үсмерләр үзләренең уңай сыйфатларын ачкан, аларны үстергән.