

“Сәнгать төне – 2022” бөтенрусия мәдәни акция кысаларында Милли әдәби музей Мәҗит Гафури йорт-музеенда гадәти булмаган чара үткәрде. Иҗат әһелләре белән очрашуда мобиль сенсор мультимедиа-гидның презентациясе булды.
Контент Башкортстанның 15 халык язучысы турныда мәгълүматны үз эченә ала. Мәгълүмати киоскның эшчәнлеге белән музейның директор урынбасары Айгөл Зөлкәрнәева таныштырды. Ул Рәвил Бикбаевка, Рәшит Шәкүргә, Кадим Аралбаевка, Гөлфия Юнысовага, Факия Тугызбаевага һ.б. багышланган битләрне күрсәтте. Тексттан тыш мультимедиа-гид фото һәм видео мәгълүматка да бик бай.