Милли проектлар
6 ноябрь 2022, 06:21

Аның җырлары дөньяда киң билгеле

З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Камера залында Башкортстанның халык артисты, күренекле композитор Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеена багышланган “Милли музыка мәдәнияте мәсьәләләре” фәнни-практик конференциясе үтте.

Аның җырлары дөньяда киң билгелеАның җырлары дөньяда киң билгеле
Аның җырлары дөньяда киң билгеле

З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Камера залында Башкортстанның халык артисты, күренекле композитор Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеена багышланган “Милли музыка мәдәнияте мәсьәләләре” фәнни-практик конференциясе үтте.

Конференцияне институтның традицион музыкаль башкару һәм этномузыкалогия кафедрасы белән музыка тарихы кафедрасы оештырган.

Докладчылар Рим Хәсәновның иҗаты, аның киң танылу яулаган җырлары турында бәян итте.

Тыңлаучылар каршында онлайн-режимда Русия композиторлар союзының почетлы эшмәкәре, Бурятиянең композиторлар союзы рәисе һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Лариса Санжиева да чыгыш ясады.

Шулай ук конференциядә Уфа сәнгать институтының магистранты Кытайдан килгән Фу Линьжуй чыгыш ясады.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас