Милли проектлар
3 ноябрь 2022, 19:50

Яшь блогерлар әзерләна

Бүгенге көндә бу бик кирәкле һөнәр, шулай бит?! 

Яшь блогерлар әзерләнаЯшь блогерлар әзерләна
Яшь блогерлар әзерләна

Югары Әткол авылы китапханәсендә яшь блогерлар әзерлиләр.

Ил Башлыгы Владимир Путин имзалаган «Мәдәният» милли проекты кысаларында Ишембай районының Югары Эткол авылы китапханәсендә «Яшь блогер мәктәбе»нең чираттагы утырышы узды.

Бу чарага телевидение хезмәткәрләрен дә чакырганнар иде. Ишембай телевидениесе тележурналисты Миля Мәҗитова һәм оператор Владислав Сорокин балаларга интервью алырга, сюжетлар төшерергә һәм дөрес диалог алып барырга өйрәттеләр. Балаларга үзләрен корреспондент ролендә күрү һәм әңгәмәдәшләренә сораулар бирү бик кызык булды. Оператор Владислав Сорокин видеотөшерүнең нечкәлекләрен аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Русиядә модель китапханәләр төзү буенча «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты эшли башлады, аның кысаларында 2019 елдан 2024 елга кадәр ел саен 110 китапханә булдыру расланды. Башкортстан Республикасында бүгенге көндә 14 яңа буын китапханәсе булдырылган, 2023 елда тагын ике китапханә модернизацияләнәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас