Милли проектлар
3 ноябрь 2022, 05:32

Күңелле бәйрәм

Дүртөйле шәһәрендә балалар тылсымлы дөньяга сәяхәткә юлланды.

Күңелле бәйрәмКүңелле бәйрәм
Күңелле бәйрәм

Өстәмә белем бирү – ул социаль яктан кирәкле булган өлкә. Өстәмә белем алу тормышны яхшы үзгәртергә сәләтле, чөнки ул яшьләрне сәламәт яшәү образына өйрәтә, шәхеснең иҗади якларын ача.

Дүртөйле шәһәрендәге «АктивDU» балалар һәм үсмерләрнең иҗатын үстерү үзәген педагог Гүзәл Кәбирова җитәкли. РФ Президенты Владимир Путинның май указаларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында алар күптән түгел барсы да яраткан традицион “Түгәрәккә керү” бәйрәмен үткәрделәр. Гади генә кызлар һәм малайлар бу бәйрәмдә чын иҗади түгәрәкчеләргә әйләнделәр.

Бәйрәмгә төрле оешмаларның укучылары җыелды. Сәламләшкәннән соң барсы да балаларның тылсымлы дөньясына сәяхәткә юлланды. Һәр тукталышта алар тизлеккә, җитезлеккә, командада бергә эшләүдә, игътибарга төрле ярышлар үттеләр.

“Бәйрәм күңелле, күтәренке кәеф белән үтте. Балалар укытучылары белән якыннан танышты”, - дип үз тәэссоратлары белән бүлеште Гүзәл Кәбирова.
Чыганак: Администрация МР Дюртюлинский район

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас