Милли проектлар
3 ноябрь 2022, 06:05

Чыгымнарны каплыйлар

Башкортстан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына җитештерү чыгымнарын каплаячаклар.

Чыгымнарны каплыйларЧыгымнарны каплыйлар
Чыгымнарны каплыйлар

 

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2022 елда авыл хуңалыгы кулланучылар кооперативлары (СПоК) тоткан чыгымнарны каплауга заявкаларны чираттагы сайлап алуны төгәлләгәннәр. Бу этапта субсидияләрнең гомуми күләме 39 млн сумнан артып китәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» региональ проекты кысаларында бу юлы 31 авыл хуҗалыгы кооперативы дәүләт ярдәмен алачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак: bashinform.ru

Агымдагы елда югарыда әйтелгән максатларга республика авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 123 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Сайлап алуны узган кооперативларга техника, җиһазлар, терлек һәм башка ихтыяҗлар сатып алу чыгымнарының 50% ка кадәр капланачак. Субсидияләр шулай ук СПоК әгъзаларыннан чимал алу чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә дә каралган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас