Милли проектлар
2 Ноября 2022, 05:18

Юлларда сак булыгыз

Көзге юллар игътибарлылыкны таләп итә.

Юлларда сак булыгызЮлларда сак булыгыз
Юлларда сак булыгыз

Көзге юллар игътибарлылыкны таләп итә.

 

 Башкортстан  ЮХХДИ җитәкчесе  юллардагы хәвефсезлек турында искә төшерде.

Владимир Севастьянов табигать шартлары үзгәрүчән булу сәбәпле, юлларда сак булырга чакырды.

Көн үткән саен кышка якынлашабыз. Карлы яңгырлар, бозлавык, юлларда күрү начарлану – барысы да хәвефсезлек тудыра.

 «Һава шартлары үзгәрүчән булу сәбәпле, юлга чыгучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Машина йөртүчеләргә автомобильләренең торышына,төзеклегенә зур игътибар бүлергә, яктырткыч приборларын  тикшерергә, пыяла чистарткычларын, электропроводкаларын, аккумулятор зарядкасын һәрвакыт искә алып торырга кирәк. Бу чорда психологик яктан да кышкы юл йөрү шартларына җайлашырга вакыт җитте. Рәттән-рәткә кискен күчеш ясау, башка маневрлар ясаганчы хәрәкәтнең хәвефсез булуына ышанырга кирәк.

 Җәяүлеләр юлына җиткән урыннарда аеруча игътибарлы булырга, алдан ук тизлекне киметергә кирәк», — диде, тиешле күрсәтмәләр биреп ведомство җитәкчесе.

Кышкы резинасын куеп өлгермәгән водительләргә бу эшне сузмаска киңәш итте.

“Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында үтәлгән эшләр барлык юл йөрүчеләрнең дә иминлеген саклауга юнәлтелгән.

 

Юлларда сак булыгыз
Юлларда сак булыгыз
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас