

Гаиләләрне социаль яклау.
Мобилизацияләнгәннәргә түләнгән акчалар аларның гаиләләренә социаль ярдәм тиеш булган очракта исәпкә алынмый. Бу хакта документка РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Хөкүмәттә белдерүләренчә, гаиләләргә карата бүленгән социаль ярдәм элекке дәрәҗәсендә кала.
Дәүләт ярдәмен айлык кереме төбәктәге уртача керемнән түбән булган гаиләләр алачак. Сүз йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатыннарга, 3-7 һәм 8-17 яшьлек балаларга бирелгән пособие, беренче яки икенче бала тууга (уллыкка яки кызлыкка алган очракта) түләүләр, социаль контракт турында бара. Имзаланган Карар гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләгәндә мобилизацияләнгән гаилә әгъзасына бирелүче түләүләр исәпләнми. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы бу түләүләр гаиләләргә бик мөһим ярдәм.