

Сертификат алу уңайлы.
2020 елның апреленнән Русия Пенсия фонды ана капиталын проактив (әти-әниләрнең мөрәҗәгатеннән тыш) режимда тутыра. Шушы вакыт аралыгында 55 025 гаилә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итми генә сертификат алган.
«Быел шул форматта беренче һәм икенче бала тууга 16 447 сертификат гамәлгә кертелде», — диде РПФның Башкортстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров.
Гаризаларсыз сертификат тутыру гражданнар акты теркәлгән дәүләт реестрыннан килгән мәгълүмат нигезендә алып барыла. Сертификат электрон рәвештә эшләнә, элек кәгазь формада бирелгән документ көченә ия.
Госуслугада шәхси кабинет аша гариза тапшырып, акчалар белән идарә итәргә һәм күпме калганлыгын белеп торырга да уңайлы.
Шулай итеп, клиентларны хезмәтләндерү бүлегенә мөрәҗәгать итми генә ана капиталына ия булу мөмкинлекләре эшләнде.
Башкортстан буенча РПФ бүлекчәсендә 2021 елдан башлап ана капиталын алу һәм аны максат ителгән юнәлешкә тоту күпкә гадиләшкәнлеген белдерәләр. Сертификатны тутыру 5 көнгә, ә аны кулланылышка кертү 10 көнгә кадәр вакытка сыя. Сабыйларның тууы, аларның матди яктан тәэмин ителгәнлеге безнең илдә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектының үзәген тәшкил итә.