Милли проектлар
2 ноябрь 2022, 10:42

Җиз кыңгырауларны чыңлатты

Күренекле композиторны котлыйбыз!

Җиз кыңгырауларны чыңлаттыҖиз кыңгырауларны чыңлатты
Җиз кыңгырауларны чыңлатты

Күренекле композиторны котлыйбыз!

 

Борай районының Рәүфә Галиева исемендәге мәдәният йортында халкыбыз күңелендә җуелмас урын алган «Җиз кыңгырау моңнары» җырының авторы,  Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Вәсил Хәбисламовның 85 яше тулу тантанасын зурлап билгеләделәр.

Вәсил Кәрам улы 1958 елда ут күршебез Татарстанның Кукмара районы мәдәният йортында баянчы-аккомпаниатор булып эшли башлый. Аннары туган якларына кайтып, Яңавыл Мәдәният йортында, балалар музыка мәктәбендә һәм интернат-мәктәбендә  эшли.

 1972 елда Вәсил Кәрам улы Борай районына кайта һәм хаклы ялга киткәнче балалар музыка мәктәбендә баян классында укыта.

 Иң билгеле җырларының берсе «Раушаниям» җырына язылган көй була ( Ш.Галиев сүзләре). Ул аны халыкка таныта. Аннан соң “Арышларым” (Г.Игебаев сүзләре), «Җиз кыңгырау моңнары» (Ә.Атнабаев сүзләре), «Кушылганнар юллар юлларга» ( Ш.Галиев сүзләре), «Сиңа кайтыр юлларым», «Ашкына йөрәккәем» (А.Хайруллина сүзләре),  «Борай ягы – Танып буйлары», «Кызыл йолдызлар» (З.Минәҗев сүзләре һ.б)

Аның җырларын билгеле җырчылар: Илһам Шакиров, Илфак Смаков, Камил Вәлиев, Флүрә Ногманова, Мәгариф Әхмәдиев, Филүс Гәрәев үз репертуарына алды.

Композитор иҗатында маршлар зур урын алып тора. Хәбисламов маршлары Бөтенсоюз, Бөтенрусия, республика смотр-конкурсларда яңгырады һәм иң югары бәягә лаек булды.

«Башкорт атлары маршы», «Бәйрәм маршы», «Кандаров» һ.б шундыйлардан.

В. Хәбисламов Борай халык театры өчен «Әлдермештән Әлмәндәр», «Зәйтүнгөл», «Кыр казлары артыннан», «Баҗалар» һәм спекталҗләр өчен көйләр язылган.

 «Печән өсте» өчен язылган көй «Спектакльгә кабатланмас көй язган өчен» аерым бәясенә лаек булды.
Вәсил Кәрам улы Хәбисламов сансыз күп укучылар чыгарган остаз.

Сигез дистәгә якын җыр, маршлар, вальслар иҗат иткән. Аны башкортстанда гына түгел, татарстанда һәм татар-башкорт яшшәгән һәр төбәктә беләләр. Вәсил Хәбисламов үзе иҗат иткән музыкаль әсәрләре кебек үк якты күңелле, илһамлы, дәртле,  тормыш сөючән кеше.

Күренекле композиторның гомер бәйрәме ил башлыгы В.Путин фәрманы буенча кабул ителгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында  уздырылды. Бу аның иҗатын зурлау билгесе.  Шул уңайдан без  Вәсил абыйны чын күңелдән котлыйбыз. Зиһен яктылыгы, тән тазалыгы, җан тынычлыгы телибез. Яраткан композиторыбызга мул иҗатлы, илһамлы еллар күп килсен.

Җиз кыңгырауларны чыңлатты
Җиз кыңгырауларны чыңлатты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас