Милли проектлар
1 ноябрь 2022, 01:08

Уфада өстәл теннисы үзәге ачылды

Сәүдә үзәкләрендә дә спорт җиһазлары урнаштыралар.

Уфада өстәл теннисы үзәге ачылдыУфада өстәл теннисы үзәге ачылды
Уфада өстәл теннисы үзәге ачылды

Уфада "ToP-Spin Ufa" өстәл теннис үзәге ачылды. Яңа спорт корылмасы “Октябрский” сәүдә комплексында урнашкан. Анда13 профессиональ өстәл, душ кабиналары һәм шәхси шкафлар, өстәл теннисы җанатарлары өчен заманча яктырту челтәре урнаштырылган.

“Уфада мондый киң һәм яхшы җиһазландырылган өстәл теннисы заллары күп түгел, шуңа күрә үзәкне ачу мөһим вакыйга. Яңа үзәк ярдәмендә безнең шәһәрдә Олимпия уеннарының тагын да күбрәк җанатарлары пәйда булачагына ышанам”, - диде Уфа хакимиятенең физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Егор Сорокин.

Өстәл теннисы үзәге ачылу хөрмәтенә яңа мәйданда яшь спортчылар арасында ярышлар үтте. Аларның кайберләре спорт дөньясында сәяхәтләрен яңа гына башлыйлар һәм кайберәүләр турнирларда җиңүләр белән мактана алалар. Призлар өчен көрәшүдән тыш, катнашучылар пинг-понг спорт төрендә өч тапкыр дөнья чемпионы Максим Шмырев уздырган мастер – классны карадылар.

"Мин Русиянең төрле төбәкләрендә бик күп спорт объектларында булдым һәм Уфа кешеләре бик бәхетле дип әйтә алам. Сезнең шәһәрдә өстәл теннисы уйнау өчен бик заманча һәм лаеклы урын барлыкка килде", диде Максим Шмырев.

"TOP-Spin Ufa" өстәл теннисы үзәге “Демография” милли проекты һәм Башкортстанда массакүләм һәм уңайлы спорт төрләрен үстерүгә юнәлтелгән яңа концепциясен тормышка ашыру кысаларында ачылды.

Чыганак: Уфа шәһәре хакимияте

Фото: Уфа шәһәре хакимияте

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас