

Ул әйләнә-тирә мохитне иске шиннар чүплекләре барлыкка китерүдән саклый һәм “Экология” милли проектын тормышка ашыруда булышлык итә. Иске шиннарны җыеп балалар уен мәйданчыклары өчен йомшак өслекле капланма яңа материал эшләнә. Кулланылган шиннарны кабул итү урыннары республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылган. Бу чара ярдәмендә һәр кеше машинасының иске шиннарын түләүсез тапшыра алачак.
Автомобиль шиннары составында материалны ныклы итүче һәм тышкы йогынтыга каршы торучы күп компонентлар бар. Шиналар яңа тормыш алгач, мондый үзенчәлекләр файдалы булачак. Машина шиналарының каучук өлешләре ваклана. Аннан яңа шиналар, каучук өслекләр һәм аяк киеме ясала. Бу чимал асфальт плитәләргә, йөгерү трассаларына, спорт һәм уен мәйданчыкларына өстәлә.
Иң мөһиме, акция нәтиҗәсендә, җыелган шиналар "дөрес" утильләштерү өчен җибәреләчәк һәм кайбер чүплекләрдән арыначакбыз.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ