

Корылма «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасы булышлыгында сатып алынган.
Алты ай эчендә санлы маммографта 1077 тикшеренү үткәрелгән һәм 4294 сүрәт төшерелгән.
Билгеле булуынча, маммография күкрәк бизләре торышы турында зур мәгълүмат бирә. Әлеге заманча аппарат тукымаларда кечкенә патологик үзгәрешләрне «күрә». Өстәвенә, минималь нурланыш белән күкрәк бизе турында бай мәгълүмат бирү көченә ия. Чирне башлангыч чорында ачыклау исә дәвалануны уңышлы үтәргә булыша.
Калтасы үзәк район үзәк дәваханәсеның баш табибы Ирина Бәдретдинова сүзләре буенча, аппарат куллануда бик гади һәм ышанычлы. Аз нурланыш микъдары исә пациент өчен дә, пересонал өчен бик мөһим.
Источник: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан