Милли проектлар
30 октябрь 2022, 06:46

Әбүталиплылар яңа медпунктка йөриячәк

Мондый ФАП – районда сигезенчесе.

27 октябрьдә Караидел районының Әбүталип авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты ачылды.

Бу – районда исәп буенча сигезенче модульле ФАП. Ул барлык заманча мөмкинлекләр, корылмалар белән җиһазландырылган. Анда прививкалар ясау һәм процедуралар бүлмәләре дә бар. Ә моңа кадәр эшләп килгән медпункт узган гасырның 70нче елларында ук төзелгән булган һәм вакыт үтү белән нык искергән.

Яңа ФАПта 177 кешегә медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Әйткәндәй, фельдшер-акушер пункты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас