

“Бөре сөт ризыклары комбинаты” җәмгыяте Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты кысаларында җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча үткәрелгән чараларга йомгак ясады. Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) ярдәме белән хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ярты ел эчендә ультрапастеризацияләнгән сөт җитештерү күләмен 1,5 тапкырга (бер сменага 30дан 45 тоннага кадәр) арттыруга һәм линиядәге фасовкалау автоматлары җитештерүчәнлеген 15 процентка (минутына 88дән алып 102 пакетка кадәр) ирешелгән. Бу хакта БР хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
Проектта пилот агымы булып озак саклана торган ультрапастеризацияләнгән сөт фасовкасы линиясе билгеләнгән иде. Сөтне фасовкалау процессын анализлаганда җитештерү корылмасының ватылуы һәмбашка җитесезлекләр ачыкланган булган.
Чыганак: economy.bashkortostan.ru