Милли проектлар
27 Октября 2022, 06:10

Озакламый – финал!

Башкортстанда “Ел маршруты” дип аталган бөтенрусия туристик премиянең финалы булачак.

Озакламый – финал!Озакламый – финал!
Озакламый – финал!

Башкортстанда “Ел маршруты” дип аталган бөтенрусия туристик премиянең финалы булачак.

   31 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә узачак финалда илнең 66 төбәгеннән 340тан артык проект дәгъва итә. Шуларның 38е – Башкортстаннан.

    “Ел маршруты” дип аталган бөтенрусия туристик премия 2014 елда булдырылган иде һәм ул туристик маршрутларны булдыру һәм үстерүгә юнәлтелгән уңышлар өчен билгеләнеп килә.  Шушы еллар эчендә конкурска 2,7 меңнән артык проект тәкъдим ителгән.

   Бөтенрусия туристик премиясенең финалы этнотуризм буенча Икенче халыкара форум кысаларында үтәчәк.

   “Туризм һәм кунакчыллык индуструясе” милли проекты кысаларында үтүче бу туристик форумның Башкортстанда узуы очраклы түгел – Башкортстан Русиянең иң матур төбәкләренең берсе һәм бездә туризм индустриясен үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап.

Фото: Башинформ

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас