

Башкортстанның Экология министрлыгы каты коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуга конкурс игълан иткән иде.
Сатып алу өчен гомум сумма 172,15 миллион сум тәшкил итә, гаризалар бүгенгә кадәр кабул ителә.
Конкурс “Экология” милли проекты кысаларында үтә. Конкурс документациясенә ярашлы, 3171 аксыл төстәге (коры катнаш чүпләр өчен), 3042 кызыл төстәге (пыяла җыю өчен), 2253 сары (пластик өчен) һәм 2627 зәңгәр төстәге (кәгазьләр өчен) контейнерлар сатып алыначак. Барлыгы 11093 контейнер сатып алу каралган.
Фото: Башинформ.