

Байлык яки мәхәббәт?
Бүген, 26 октябрьдә, "Нур" театрының Зур залында М. Багаевның "Бер мәл шәhәрдә" музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк. Режиссеры - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Матди хәлне яхшырту өчен, байлыкка кызыгып, балаларын исәп буенча өйләндерү темасы һәрвакыт популяр. Әмма мондый никах яшьләргә бәхет китерерме? Бәкер ничек кенә карышмасын, әнисенең улын бай кызына өйләндерү нияте көннән-көн көчәя... Шулай итеп, бүген Уфа "Нур" татар драма театрында "Бер мәл шәhәрдә" музыкаль комедиясе! Башлана 19.00 сәгатьтә. Спектакльгә билетларны "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин. Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин. Рәхим итегез!