Милли проектлар
26 октябрь 2022, 15:42

Нәтиҗәләр ясалды

Күгәрчен районы үзәге Морак авылында бүген БР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы үтте.

Нәтиҗәләр ясалдыНәтиҗәләр ясалды
Нәтиҗәләр ясалды

Күгәрчен районы үзәге Морак авылында бүген БР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы үтте.

   Анда БР Хөкүмәте, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, федераль учреждениеләр һәм республиканың медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты.

   Утырыш барышында республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2022 елның 9 айлык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

   БР финанслар министры Лира Игтисамова, утырышны ачып, болай диде: “без барыбыз да бер гомум бурычны тормышка ашыру өстендә эшлибез, ул да булса, сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатын күтәрү һәм медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру максатына”.

   БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үткән 9 айга нәтиҗәләр белән чыгыш ясады һәм демография хәлләренә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, Башкортстанда “Демография” милли проектын тормышка ашыру гел игътибар үзәгендә. “Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасы (РМИАС) биргән мәгълүматларга караганда, үлем күрсәткечләре бездә – 21,4 процентка кимегән. Ел башыннан алып Башкортстанда 27 мең 275 сабый дөньяга килгән.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас