

Яшь гафурилылар үрнәге.
Районның «Юность» паркында 25 санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО сынауларын үтте. “ГТОга беренче адым” аерым нормативлар төре буенча ярышты бәләкәчләр.
«Буратино» һәм «Тамчылар» мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 1000 метрга катнаш хәрәкәт буенча үзләренең өлгерлеген һәм җитезлеген күрсәтте алар.
Уеннарда 31 бала катнашты.
Балаларның мондый ачык беренче ярышларына физкультура буенча инструктор Нурзилә Мостафина әзерләде.
Барлык балалар да сынауларны уңышлы үтте! Бу ярышларның иң зур бүләге – сәламәтлек, яхшы кәеф, дәрт һәм дәрман һәр балага бүләк булды.
РФ президенты В.В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында сабыйларга, аларны яклауга һәм саклауга зур игьтибар бирелә.