Милли проектлар
26 октябрь 2022, 06:26

Бәхетле булып тусын һәр бала

Сәламәтлек – иң зур бәхет!

Бәхетле булып тусын һәр балаБәхетле булып тусын һәр бала
Бәхетле булып тусын һәр бала

Сәламәтлек – иң зур бәхет!

 

Башкортстан Республикасының Уфа медицина-генетика үзәге яңа туган сабыйларны умыртка-мускул атрофиясенә һәм беренчел иммунодефицитларга күпләп тикшерү пилот проектында катнашу өчен гариза тапшырды.

Башкортстан  академик Н. П. Бочков исемендәге  медицина-генетика гыйльми үзәге алып барган бу проектка кушылган сигезенче төбәк.  

Тикшеренү неонаталь скрининг кысаларында узачак, ул бала тудыру йортларында мәҗбүри рәвештә үткәреләчәк.

Кайсы яклап мөһим бу проект?

Республикада ел саен 35 меңгә якын сабый туа. Умыртка-мускул атрофиясе сирәк очрый торган генетик авыруларга карый, аны дәвалауны никадәр иртәрәк башлана, шулкадәр яхшырак. Әгәр дә диагноз белән соңга калынса, авыру сабыйның үлеменә китерәчәк.

 

Шул ук вакытта медицина-генетика үзәге Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен дә анализлар үткәрәчәк. Хәзер безнең лабораторияләргә материаллар китерү шартлары эшләнә. Тиздән үзәктә тикшеренү өчен кирәкле яңа җиһазлар урнаштырачаклар.

Сабыйлар сәламәт тусын өчен “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган бу проект та уңышлы юнәлеш булсын.

Бәхетле булып тусын һәр бала
Бәхетле булып тусын һәр бала
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас