Милли проектлар
24 октябрь 2022, 12:45

Табибны өйгә интернет аша да чакыртып була

Хәзер бик ансат, тик чирләргә генә язмасын! 

Табибны өйгә интернет аша да чакыртып булаТабибны өйгә интернет аша да чакыртып була
Табибны өйгә интернет аша да чакыртып була

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында "Өйгә табиб чакырту» хезмәте эшли башлады.

Башкортстан халкы өчен gosuslugi.ru порталының шәхси кабинетында "Өйгә табиб чакырту» хезмәте эшли. Бу җайлы сервис берничә төймәгә басып кына медицина хезмәткәрен өйгә чакырту мөмкинлеген бирә, поликлиникага шалтыратырга да, анда барып торасы да юк.

Онлайн рәвештә табибны үзеңә, балаңа яки башка гаилә әгъзаларына чакыртырга мөмкин. Бу хезмәт бушлай.

Чакырту тәртибе түбәндәгечә:

1) «Сәламәтлек» бүлегендә "Өйгә табиб чакырту» хезмәтен эзләп табарга (https://www.gosuslugi.ru/600361/1/form);

2) Үзеңнең исем-фамилияңнең дөрес язылышын тикшерергә, яки кем өчен чакырасың - шул кешенең мәгълүматларын тикшерергә, әлегә ул анда теркәлмәгән булса, пациент турында мәгълүмат кертергә (исем-фамилиясен, туган көнен, полисы номеры, СНИЛС);

3) табиб килергә тиеш булган адресны раслау яки кертергә;

4) Кайда яшәвеңә карамастан, кайсы поликлинакада беркетелгәнсең, шул адреска чакыртасың. Күрсәтелгән адрес буенча чакыруны поликлиника табиблары кабул итәчәк һәм шул ук поликлиникадан киләчәкләр.

Әгәр дә өйдә берничә кеше авырса, һәр кеше өчен дәүләт хезмәтләрендә чакыруның аерым формасын тутырырга кирәк.

Телефон аша шалтыратканда, шулай ук, ярдәмгә мохтаҗ барлык кешеләрнең мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк.

Әгәр дә көннең беренче яртысында заявка бирелде икән, табиб шул ук көн киләчәк. Кич белән булса - икенче көнне киләчәк. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас