Милли проектлар
24 октябрь 2022, 05:58

Интеллектуаль көрәш

Уенның яңа форматы катнашучыларга бик ошады һәм уңай тәэссоратлар калдырды.

Интеллектуаль көрәшИнтеллектуаль көрәш
Интеллектуаль көрәш

Стәрлетамак районы Наумовка авыл китапханәсендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «Пушкин картасы» программасында катнашучылар өчен «Квиз, плиз» интеллектуаль көрәшнең уникаль форматы узды.

Уен башында балалар 4 командага бүленде: «Үрдәкләр», «Бөркетләр», «Тимурчылар» һәм «Союз» интеллектуаль көрәштә көч сынаштылар. Командалар квизның сорауларына бик теләп җавап бирделәр, катнашучылар зирәклекләре белән балкып тордылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык командалар арасыннан бу кызыклы «Квиз, плиз!" уенынында "Үрдәкләр" командасы җиңү яулады.

Уенның яңа форматы катнашучыларга бик ошады һәм уңай тәэссоратлар калдырды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас