

Республиканың 4 туристик проекты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында авыл һәм экологик туризмнын үстерү буенча авыл инициативаларын яклау буенча бөтенрусия программасында катнаштылар.
Менә ул проектлар : "Могучий Иремель", "На свою долюшку в волюшку", "Крутим Землю", " Башкортские каникулы".
Башкортстанда туризмны үстерү буенча проектлар «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли программасының бер өлешенә әйләнде. Ул үткән ел май аенда эшли башлаган иде. Программаның миссиясе - илдә тулы туристик инфраструктура булдыру: экскурсияләр, яңа экомаршрутлар, яшьләр һәм балалар өчен турлар булдыру.
Иң яхшы проектларны программаның үз сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкладылар. Туризм өлкәсендәге бу премиягә быел 130га якын гариза килгән. Былтыргыга караганда бу ике тапкыр күбрәк.
Тантанада Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко 2022 ел өчен Туризм өлкәсендә Хөкүмәт премияләрен тапшырды. Вице-премьер Русиядә туризм тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен 10 турпроект авторларын бүләкләде. Премиягә лаек булган һәр проект өчен аның авторына яки коллективына 1 млн сум акча тапшырылачак.
Фото:newsland.com