

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәдәният" милли проектына ярашлы, балалар иҗатын үстерү мөмкинлекләре артты. Республикада үткән "Борынгы дөя" ачык сурәтләр конкурсында Борай районының 3 санлы мәктәбендә белем алучы 8а сыйныфы укучысы Мирьянова Элина гран-при яулады һәм аны Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков Мәскәү шәһәренә чакырды. "Борынгы дөя" беренче республика конкурсы Шүлгән таш мәгарәсеннән төшерелгән сурәтләр арасында игьлан ителде. Конкурста балалар катнашты. Конкурсны бөтендөнья башкортлар корылтае, "Акбузат" республика балалар журналы һәм республиканың мәдәни мирасы обьектларын саклау буенча фәнни-сәнәгать үзәге оештырды. Элина Мирьянова Александр бакчасында Салават Щербаковның эшләре белән таныша, Кызыл мәйданда, Третьяков галереясында булды. Мәскәүдә Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиллегендә Шәйморатов генералга скульптура ясаган Салават Щербаков белән очрашты.