Милли проектлар
22 Октября 2022, 05:20

Волонтер Самирә

Караидел кызлары булдыра!

Волонтер СамирәВолонтер Самирә
Волонтер Самирә

Караидел кызлары булдыра!

Башкортстанда 324 модельле китапханә эшли. Аларның 14-е аеруча заманча. Бу китапханәләр Русия президенты В.В.Путинның май указларына ярашлы,  "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә кертелде.

Башкортстан Республикасы яңа буын китапханәләр төзү буенча алдынгы килә.

Самирә Вәлиуллина - шундый китапханәнең волонтеры, федераль дәрәҗәдәге модельле китапханәләрнең үрнәге булып тора.

Самирә - Караиделнең 2 санлы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы. Туташ китаплар укырга ярата һәм китапханәдә узган чаралардан читтә калмый. Актив кыз яхшы укый, каратэ белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша.

Самирәнең фотосурәте куелган пост бөтен илгә таралган. Фотограф Настя Скверник бик отышлы кадр ясаган, шуның өчен аңа рәхмәт белдерәләр.

Заманча мәдәният бүген шундый интеллектуаль үзәкләр ярдәмендә үстерелә. Яшьләр эшләгән мондый үзәкләрдә һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торалар. Үзләренә дә үсеш өчен шартлар югары дәрәҗәдә. «Китапханәләрдә модернизация үткәннән соң, бик еш яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге чыга, бу бер яки берничә белгечне эш белән тәэмин итү шартын тудыра», – диде РФ мәдәният министры Ольга Любимова.

Волонтер Самирә
Волонтер Самирә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас