

Уфаның көньяк өлешендә “Көньяк капка” территориясен үстерү өчен зур масштаблы проект кысаларында транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше дәвам итә. Аларның берсе - генерал Рыленко һәм Пугачев урамнары киселешендәге транспорт чишелеше. Проект буенча ул ике катлы һәм күпернең озынлыгы 102,52 м булачак. Хәзер чишелеш урынының нигез өлешен ныгыту эшләре бара. Бүгенге көнгә 16 мең куб метрдан артык ком һәм таш катнашмасы китерелгән. Юл астында калачак җир участоклары һәм алар өстендә урнашкан биналар хуҗалары белән сату – алу килешүләре алып барыла.Түләнәчәк компенсация күләме якынча 189 миллион сум. Шулай ук тугыз җир участогы һәм аларда урнашкан капиталь төзелеш корылмалары җимерелергә тиеш булачак. Ул җир мәйданнары һәм җимереләчәк биналар өчен дә компенсация каралган. Төзелеш 2024 нче елда, Уфаның 450 еллыгына тәмамланырга тиеш. Барлык эшләр “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ