Милли проектлар
20 октябрь 2022, 03:54

Яңавылда яңа йортлар төзелә

Яңавылда җимерек хәлдәге тораклардан кешеләрне күчерү өчен күпфатирлы биш йорт төзелә.

Яңавылда яңа йортлар төзеләЯңавылда яңа йортлар төзелә
Яңавылда яңа йортлар төзелә

Республиканың Яңавыл шәһәрендә "Торак һәм кала мохите" милли проекты кысаларында "Яшәүгә яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү" федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңавылда җимерек хәлдәге тораклардан кешеләрне күчерү өчен күпфатирлы биш йорт төзелә. 2022 ел ахырына кадәр 212 торак бинасыннан 485 кешене күчерү каралган.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшев белдерүенчә, республикада аварияле торак фондыннан күчерү актив темпларда бара. Ел ахырына кадәр яңа фатирларга меңнән артык кеше күчәчәк.
Мәгълүм булуынча, 2019 елдан алып республикада "Торак һәм кала мохите" милли проектының "Яшәүгә яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү" федераль проекты ярдәмендә 75 мең квадрат метрдан артык яшәүгә яраксыз торак фондыннан 6343 кеше күчерелгән. Агымдагы елның 9 аенда исә 17 мең квадрат метр авария хәлендәге торактан 1462 кеше күчерелгән.

Фото: БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас