

Быел Башкортстанның АПК продукциясен экспортлаучы җиде компаниясе төбәк бюджетыннан 28,2 миллион сум акча алган. Акчалар товарларны чит илгә озату чыгымнарын каплауга тотынылган. Дәүләт ярдәме алучылар исәбендә "ДУСЛАР", "Дуслык", "УралАгроЭкспорт", "Пищепром"", "Дәүләкән икмәк продуктлары комбинаты", "Казангул тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, "РЕСА" компанияләре төркеме бар. Предприятиеләр экспортка сөт сывороткасы, май культуралары орлыклары, соуслар һәм он озата.
Быел 9 айда республика АПКсы экспортка 220 млн. долларлык продукция озаткан. Башкортстан продукциясен импортлаучы илләр арасында Иран, Төркия, Кытай, Таҗикстан, Белоруссия һ.б. дәүләтләр бар. Экспорт структурасында иң күбе май продукциясе (71,6%) озатылса, калганнары май орлыклары, спиртлар, ит һәм сөт продукциясе, ашлык.
Билгеле булуынча, Башкортстанда "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты булышлыгында экспорт эшкуарлыгына ярдәм күрсәтелә.
Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.