

"Мәгариф" милли проектының "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында Дәүләкән шәһәренең 4 нче санлы лицееның 8 нче класс укучылары Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжында булды. Ике төркемгә бүленгән укучылар "Графикалы дизайн" һәм "Чәчтараш сәнгате" белгечлекләре буенча курсларда булдылар.
"Графикалы дизайн" аудиториясендә укучыларга дизайнер, графика биремнәре турында сөйләделәр. 3D принтерлары эшчәнлеге белән танышканнан соң укучыларга күпфункцияле брелок макетын әзерләү бурычы бирелде.
"Чәчтараш сәнгате" аудиториясендә укучылар һөнәрнең кораллары, технологиясе һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.