

Туймазы дәүләт татар драма театрында виртуаль концерт залы ачылды. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында булдырылган.
Тантаналы чарада Башкортстан мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать бүлеге җитәкчесе Зиннур Сөләйманов катнашты.
“Бүген мин республикада сигезенче виртуаль концерт залы ачылу чарасында катнашам. Моңа кадәр әлеге проект башлыча филармонияләрдә тормышка ашырылды. Театрлар арасында беренчеләрдән булып Туймазы театрында виртуаль концерт залы ачылды. Бу бик шатлыклы һәм мөһим вакыйга. Проект безнең мәдәният һәм традицияләрне популярлаштырырга ярдәм итәчәк”, – диде ул.