

Уфаның Затон бистәсендә 9нчы санлы шәһәр дәваханәсенең поликлиникасы төзелеп бетеп килә. Эшләр 98 процентка башкарылган.
Бүген бу Уфада төзелүче зур объектларның берсе. Бина һәрберсенең аерым ишеге булган биш, алты һәм җиде катлы блоклардан тора. Поликлиника тәүлегенә 900 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Биредә көн саен 400 өлкән кешегә, 350 балага һәм хатын-кызлар консультациясендә 150 пациентка хезмәт күрсәтеләчәк.
“Яңа йортлар төзелү сәбәпле, әлеге районда халык саны күбәя. Шуңа әле эшләп килгән поликлиникага йөкләмә нык артты. Яңасы ачылуын зарыгып көтәбез”, – ди баш табиб Марсель Зарипов.
Әйткәндәй, бу объект ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелә.