Милли проектлар
19 октябрь 2022, 05:00

ИРИДА – икенче урында

Безнекеләрне чит илләрдә дә таныйлар.  

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Пермьдә “Ел экспортлаучысы” Бөтенрусия премиясенең төбәк этабы финалчыларын бүләкләү тантанасы үтте.

Анда Башкортстанның “ИРИДА” компаниясе (“Уфанет” IT-компанияләре төркеменә керә) “Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортлаучысы” номинациясендә Идел буе федераль округының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында икенче урынга лаек булды.

“Бу бүләк безнең республиканың экспортта тоткан урынын тагын да ныгыта, абруен күтәрә”, – диде Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Әлеге чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында оештырылган.

Әйтергә кирәк, “ИРИДА” компаниясе БДБ илләренә, чит дәүләтләргә телеканаллар, телекоммуникация өлкәсе өчен җиһазлар һәм башка товарлар чыгара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас