Милли проектлар
17 октябрь 2022, 19:21

ГТОга әзерләнер өчен мәйданчык корганнар

Мәчетле районының Большеустьикин авылында “Атлант” стадионы территориясендә  ГТО нормативларын тапшырыр өчен мәйданчык корып куйганнар. Спорт белән шөгыльләнә торган яңа урын  “Демография”  милли проектына караган “Спорт – тормыш нормасы”  программасына ярашлы барлыкка килгән.

ГТО мәйданчыгында ныклы нигез корып, тиешле спорт инвентарен урнаштырганнар: тренажерлар һәм швед стенкалары, гимнастика эскәмияләре, сикерер өчен комплекслар, күтәрелер өчен турниклар, барлыгы 26 спорт элементы. Шөгыльләнүчеләрнең иминлеге өчен спорт капламасы түшәлгән.

Чыганак: bash.news.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас