

31 октябрьдән алып 2 ноябрьгә кадәр республикада Этнотуризм буенча II халыкара форум кысаларында “Ел маршруты 2022” Бөтенрусия туризм премиясенең гомуммилли финалы узачак. Конкурс комиссиясенә Русиянең 67 төбәгеннән барлыгы 571 проект тапшырылган. Финал чараларында катнашу хокукын 66 төбәктән 343 проект алган, шул исәптә Башкортстаннан 38 проект та бар. Чара “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
–Башкортстан – Русия төбәкләренең сәяхәтләр өчен кабатланмас мөмкинлекләре булган һәм барлык юнәлешләр буенча да үсешкән республика. Шуңа да “Ел маршруты 2022” Бөтенрусия туризм премиясенең гомуммилли финалын Уфада үткәрү аңлашыла да, – ди БРның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Чыганак: biznestur.bashkortostan.ru