Милли проектлар
16 октябрь 2022, 07:53

Урманнарны саклыйк!

Әбҗәлил районында “Урманны саклыйк” акциясен хуплап каршы алдылар.

Урманнарны саклыйк!Урманнарны саклыйк!
Урманнарны саклыйк!

   Әбҗәлил районында “Урманны саклыйк” акциясен хуплап каршы алдылар.

  Русия президенты В. Путинның “Экология” милли проекты кысаларында игълан ителгән “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акциясе район урманчыларын тагын да ныграк берләштерде. Хәер, урманчылар гына түгел, ә аларның яшь коллегалары да бу чараны хуплап каршы алды. “Яшел урман” мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче яшьләр саны бүген Әбҗәлил районында артканнан-арта бара.

   Чара барышында урман мастерлары яшьләргә җентекле интруктаж үткәрде һәм Колесов аппараты белән ничек эшләргә кирәклекне күрсәтте.

   -Үсентенең тамырлары тыгыз итеп күмелергә тиеш, анда һава калмасын. Әгәр үсентене җиңел генә тартып алып була икән, димәк, ул начар утыртылган,- дип аңлатты Әбҗәлил урман хуҗалыгы директоры Зариф Абдуллин балаларга.

   Күмәк тырышлык белән бу көнне 4 мең нарат үсентесе утыртылды. Эшләрне тәмамлагач, өлкән коллегалары яшь дусларын кайнар ботка һәм чәй белән сыйлады.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас