

“Башкортстанда озынгомерлелек. Туризм” проекты кысаларында Дәүләкән районының өлкән буын вәкилләре Уфага экскурсиягә килде.
“Көмеш” туристлар Дуслык монументын карады. Аннан соң шәһәрнең тарихи үзәгендә - Сергей Аксаков исемендәге бакча аллеясендә, Салават Юлаев бакчасындагы асылмалы күперләрдә булды. Театр скверында “Җиде кыз” фонтанын күреп хозурланды. Сәяхәтнең кульминацион ноктасы- Хаким мәчетенә керү булгандыр. Әлеге мәдәни мирас объектының тарихы 1904 елдан башлана. Гид әлеге мәчетнең ничә реконстуркция үткәргәнен һәм аның диварлары нинди вакыйгаларга шаһит булуын бәян итте.
Һәм, әлбәттә, башкаладагы яңа һәйкәлне карар өчен Совет мәйданына да бармый калмадылар.
Сәяхәт Уфа лимонариендә тәмамланды. Экзотик агачлар, куаклар һәм тропик чәчәкләр исенә “исереп”, бай эчтәлекле сәяхәттән тәэсирләнеп кайтып китте Дәүләкән пенсионерлары.