Милли проектлар
14 октябрь 2022, 06:45

Туган якны беләсезме?

Дәүләкән мәктәбе укучылары квест-уенда катнашты.

Администрация муниципального района Давлекановский районАдминистрация муниципального района Давлекановский район
Фото:Администрация муниципального района Давлекановский район

Башкортстан Республикасы көне уңаеннан Дәүләкән шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Патриотик тәрбия» федераль проекты кысаларында оештырылган «Туган як белгечләре» интеллектуаль квест-уены узды.

Илебездә һәр кешенең кечкенә почмагы бар-авыл, урам, йорт. Бу аның кечкенә ватаны. Һәр кеше үз тарихын белергә, туган як табигатен яратырга һәм сакларга тиеш. Туган илебез тарихын белү безнең кем булуыбызны, ата-бабаларыбызның кем булуын, безгә нәрсә васыять иткәннәрен аңларга, үткәннәрне яхшырак бәяләргә, бүгенгесен аңларга, киләчәккә күз салырга мөмкинлек бирә.

Уен башланыр алдыннан сигезенче сыйныф укучылары квест кагыйдәләре белән таныштылар, шуннан соң табышмаклар чишүгә һәм биремнәр үтәүгә старт бирелде. 15әр уенчыдан торган ике команда тупланды. Биремнәр Башкортстан Республикасының тарих, география, мәдәният һәм спорт буенча укучыларның белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелгән иде.

Квест-уенда иң күп балл җыйган «Кофе» командасы җиңүче булды. «Чәй» командасы аннан бер баллга гына калышты.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас