Милли проектлар
14 Октября 2022, 06:55

Дүртөйлеләр - Нефтекамада

 «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча Дүртөйле мәктәбе укучыларына сәяхәт оештырылды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Башта балалар өчен Нефтекама тарих-туган якны өйрәнү музее буйлап экскурсия оештырылды. Аннары укучылар шәһәр буенча күзәтү экскурсиясенә бардылар- төп истәлекле урыннарда, арт-объектларда, «Сәламәтлек сукмагында» булдылар. Аннары балалар квестны узу өчен «Форт Боярд»га юнәлделәр, анда легендар телевизион уен атмосферасын тоя алдылар. Профессиональ алып баручылар биремнәрне аңларга булышты һәм һәркемне маҗараларга җәлеп итте. Беренче көн балалар өчен дискотека белән тәмамланды.

Икенче көнне укучылар Краснокама районы үзәге - Николо-Березовка авылына юл тоттылар, анда алар башта музейда булдылар, аннары Ленинның иске сәүдәгәр урамы буйлап Кама елгасы ярына чыгып киттеләр. Бу урамда балалар кайчандыр җирле сәүдәгәрләр төзегән йортларны күрә алды. Аннары яшь туристлар Троица-Никольский чиркәвендә булды һәм Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалына юнәлделәр. Югары уку йорты вәкилләре һәм волонтерлар балаларны укыту юнәлешләре, кагыйдәләр белән таныштырды, шулай ук аларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас