Милли проектлар
13 октябрь 2022, 06:25

Виолончельдә уйнаучылар Уфа сәхнәсендә

Кичә Х. Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясендә IV Бөтенрусия музыка конкурсында катнашучыларны теркәү башланды.

Виолончельдә уйнаучылар Уфа сәхнәсендәВиолончельдә уйнаучылар Уфа сәхнәсендә
Виолончельдә уйнаучылар Уфа сәхнәсендә

Кичә Х. Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясендә IV Бөтенрусия музыка конкурсында катнашучыларны теркәү башланды.

Былтыр Башкортстан «Домра», «Балалайка» һәм «Гитара» номинацияләрендә «Халык уен кораллары» белгечлеге буенча әлеге музыкаль форумны беренче тапкыр кабул иткән иде. Бу юлы Уфага кыллы инстументларда уйнаучылар җыелды.

Конкурс «Виолончель» белгечлеге буенча музыкант-башкаручыларны берләштерәчәк. Уфага бөтен Русиядән профессиональ яшь музыкантлар килде. "Виолончель" номинациясендә конкурска Русиянең 26 шәһәре вәкилләреннән 250 заявка бирелгән иде. Уфада үткән финал этабына нибары 19 катнашучы гына үтте. Алар - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, шулай ук Русиянең дүрт эре шәһәре - Новосибирск, Казан, Саратов һәм Сочидан музыкантлар.

В. Путин указы буенча тормышка ашырылучы “Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада күпсанлы чаралар үтә. Әлеге конкурс шуларның берсе.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас